Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен-Шуран авылы тарихыннан

Ул Мөслим авылыннан 17 км төньяктарак, Ык елгасыннан 1 км ераклыкта урнашкан.

Авыл турында 1762 елдан мәгълүм. 1861 елга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык була. 1773–1775 еллардагы крестьяннар сугышы чорында авылда Е.И.Пугачев ягында көрәшүчеләр отряды оештырыла.

Керәшен-Шуранында беренче мәктәп 1900 елда ачылган. Бу мәктәпне крестьян балаларын укыту өчен Софин Емельян Афанасьевич үз теләге белән ачып җибәрә.

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Богодаровка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында. Бүгенге көндә Керәшен-Шуран авыл җирлеге үзәге булып тора.

929 елда авылда К.Маркс исемендәге колхоз (беренче рәисе – Е.Алчин) оештырыла. 1936 елда аның составына “Радость” колхозы (Татар Шураны авылы) керә. 1950 елда – К.Маркс исемендәге колхоз исемен йөртә, ә 1958 елда “Коммунизм” колхозы составына керә. 1963 елда “Авангард” колхозы итеп үзгәртелә. 1994 елдан “Авангард” күмәк предприятиесе, соңрак “Урожай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте буларак эшли. 2018 елдан “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булып тора. Халкы игенчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Бүгенге көндә Керәшен-Шуран авылында 2 катлы мәдәният йорты, китапханә, 9 еллык 2 катлы мәктәп, почта, ФАП эшли. Эшмәкәрләр тарафыннан ачылган кибет көнкүреш товарлар белән тәэмин итә. Авылда күбесенчә керәшеннәр яши. "Яшь йөрәкләр" ансамбле эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев