Керәшен Сәрдәсендә “Йөзек салу” йоласын сакларга тырышалар
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә “Йөзек салу” йоласын сакларга тырышалар

Йөзек салу – күңелле, матур йолаларның берсе.

Һәр төбәк үзләрендә уздырыла торган бәйрәм-йолаларның асылын ачып бирергә тырыша.

Ел саен Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авыл мәдәният йортында, авыл китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее белән берлектә, керәшен халкының милли йола-гадәтләренең берсе — «Җөзек салу» оештырыла.

«Быел да әлеге кичәгә авылның яшьләре дә, өлкәннәре дә җыелды. Кемдер уенда катнашты, ә кемдер читтән күзәтеп, өйрәнеп торды. «Станок», «Бармак басыш» уеннарын да уйнадык. Биюләр, җырулар да җырлашып утырдык»,— дип язды мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Евдокия Никитина.


Нет комментариев