Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Марина Дмитриеваның кәбестә үстерүдә үз ысуллары бар
Күптән көтелгән җәйнең беренче аена хозурланабыз, кырау төшү куркынычы артта калды, күпләр бакча эшләре белән мәшгуль.
Июнь аенда инде кыяр уңыш бирә. Татлы борычның, кәбестәнең иртә өлгерә торган сортлары, яшел тәмләткеч үләннәр өлгерде, ә ай ахырына иртә өлгерә торган помидор уңышы формалаша.
Июнь аенда барлык яшелчә культуралары диярлек даими карауга мохтаҗ -– бу вакытында су сибү, чүп утау һәм яшелчә төпләрен йомшарту. Уңыш яхшы булсын өчен, ачык һәм ябык туфракта үскән барлык төр яшелчәләр өчен даими рәвештә өстәмә тукландыру кирәк, шулай ук авырулар һәм үсентеләр корткычлары турында да онытырга ярамый.
Керәшен Сәрдәсендә яшәүче Марина Дмитриеваның кәбестә үстерүдә үз ысуллары бар.
– Кәбестә салкын су ярата, шуңа күрә мин аңа сезон дәвамында салкын су сибәм, – диде ул. – Яфраклары шиңмәсен өчен, сезонга бер тапкыр акбур суы сибәм. Корткычлар белән көрәшү өчен махсус биопрепаратлар сатып алам, бу эремәгә эретелгән сабын суы өстим һәм кәбестәгә сиптерәм.
Борычны да карарга кирәк. Июнь уртасы яки ахырында аларны мүлчәләргә кирәк. Моның өчен салам яхшы, ул туфракны эсседән саклый һәм дымны тота. Борыч аумасын өчен, аларны бәйләргә кирәк, хәтта кечкенә борыч куакларын да. Борычта таҗ чәчәге барлыкка килгәч, аны өзәргә кирәк. Шулай итеп, борыч алга таба тагын да көчлерәк үсәчәк һәм чәчәкләре күбрәк булачак. Аны еш, әмма азазлап тукландыру яхшы. Башта калий, аннары фосфор, магний, азот кулланырга кирәк.
Ел саен үлән төнәтмәсе ясыйм – ул табигый органик ашлама, аны әзерләү өчен тамырлы яки тамырсыз үлән яки яшел масса алалар һәм якынча биш-җиде көнгә су белән төнәтәләр. Мондый ашлама яшелчәләр һәм чәчәкләр өчен яхшы. Бу катнашманы сипкәннән соң туфрак йомшаграк, дымлырак була һәм үсемлекләр кирәкле микроэлементлар, аминокислоталар һәм аларны үстерү өчен кирәкле витаминнар ала. Бу катнашманы сезон дәвамында сибәргә була, аның зыяны юк.
Баклажан – дым яратучы культура, шуңа күрә аны үстерүдә төп шартларның берсе – суны дөрес сибү. Туфрак һәрвакыт дымлы булырга тиеш, ләкин төбендә су җыелып торырга тиеш түгел. Баклажанга суны атнага бер-ике тапкыр сибәргә кирәк, ә эссе көннәрдә – көн аралаш. Корылык яфракларның һәм чәчәкләрнең коелуына, үсешнең акрынаюына һәм ялганышлар барлыкка китерергә мөмкин.
Баклажаннарда дымга иң зур ихтыяҗ чәчәк ату һәм җимеш бирү чорында барлыкка килә. Суны иртән, көндезге эссегә кадәр сибү яхшырак. Җылы теплицадагы үсемлек су сипкәндә стресс кичермәсен өчен, су 20-25 градус җылы булырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев