Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсе егете медаль белән бүләкләнде

Махсус хәрби операциядә катнашучы Александр Карташовка «За воинскую доблесть» медале тапшырылды.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе авылыннан мобилизацияләнгән Александр Иванович Карташов 19 октябрьдә Россия оборона министрлыгының “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләнде.

Редакциягә бу хакта авыл җирлеге башлыгы Николай Морозов хәбәр итте.

– Александр 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциягә киткән иде. Быел сентябрь башында икенче мәртәбә отпсукага кайтты. Александр без илтеп биргән УАЗ автомобилендә алгы сызыкка сугыш кирәк-ярагы ташый. Ул УАЗ авылдашыбыз Владимир Харитонов инициативасы һәм җирле эшмәкәрләр белән беррәттән, “Ак барс” кошчылык комплексы җитәкчелеге спонсорлык ярдәмендә сатып алынган иде. Әле күптән түгел генә “УАЗик”ның төсен шул шартларга яраклы итеп яңартып буяганнар. Анысының да фотосын юлладылар. Александр белән дә, махсус хәрби операциядәге башка егетләребез белән дә элемтәдә торабыз, – дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Николай Васильевич. – Александрның әнисе Галина Ивановна авылда яши. Ул инде пенсиядә. Ике кызы янына кайтып, хәлен белешеп, булышып торалар. Без дә онытмыйбыз, әле район исәбенә утын бирелгән иде, Галина Карташовага шуны кайтарттык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев