Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен балалары авыл тарихын өйрәнә

Түбән Кама районы күләмендә оештырылган “Авылым тарихы” конкурсында ике керәшен укучысы алдынгы урыннарны яулады.

Шәһәр һәм район укучыларының Югары Чаллы авылы мәктәбендә уздырылган конкурсның максаты – балаларда авыллар тарихын өйрәнү аша туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Бу конкурста Красный Ключ мәктәбенең 9нчы классында укучы Даниэла Григорьева беренче урынны яулады. Аның конкрус эше җитәкчесе – татар теле укытучысы, “Баш чишмә” ансамбленә йөрүче Зинаида Пестрова.

37 ел дәвамында балаларга белем бирүче Зинаида Васильевна конкурс өчен “Ыруым көче” дигән теманы сайлаулары турында әйтте. Укучысы Даниэла белән алар ике керәшен авылы – Чәбия белән Олы Аты керәшеннәренең киемнәрен чагыштырып өйрәнүне максат итеп куйганнар. Конкурска әзерләнгәндә Зинаида Пестровалар гаиләсенә үзенең карт әбисе, XIX гасырда туган Анастасия Михайловна Храмовадан калган киемнәр дә җентекләп өйрәнелгән. Нәселдәге кызлар яклап тапшырыла торган бу киемнәрнең хәзерге вакытта алтынчы буынга күчкәнен әйтсәк, аларның никадәр кадерле һәм олы мирас икәне аңлашылыр.

Шәңгәлче мәктәбендә 6нчы класста белем алучы Земфира Вәлиуллина бу конкурста икенче урынны алды. Земфираның конкурс эше җитәкчесе – укытучы, алтынчыларның класс җитәкчесе Гүзәлия Гыйззәтуллина.

Земфира конкурсның “Мәдәни мирас” секциясе эшендә актив катнашты. Ул– “Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинаның кызы. Земфира әле “Сүрәкә”нең кече төркеме булган балалар фольклор ансамбле “Асыл нәсел”гә дә йөри. Керәшен җыруларын, йолаларын, бәйрәмнәрен өйрәнүче Земифраны әнисе Ольга Вәлиуллина “һәр эштә ышанычлы ярдәмчем, булышчым” дип тә әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев