Келәү йортына йөриләр
Хәбәрләр

Келәү йортына йөриләр

Түбән Кама районының Җирекле керәшеннәре һәр атнаның четверг көнендә үзләренең зиратларындагы келәү йортына иман укырга йөриләр.

Зираттагы бу келәү йорты 2016-2017 елларда төзелгән. Авыл халкы, башлыча, олы яшьтәге хатын-кызлар Олы Атыдан килүче настоятель Михаил җитәкчелегендә керәшенчә келәү итәләр.

Җирекле авылы керәшеннәре, көнән-көн, дин юлына ныграк тартылалар. Озакламый чиркәүле дә булырлар – быел гыйбадәтханәнең стенасын күтәргәннәр.

 

 


Нет комментариев