Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кече Мәме авылы уңганнары

Авыл халкы гомер-гомергә шәхси хуҗалыгында мал асрап, яшелчәсен, җиләк- җимешен үстереп, үзеннән артып калган продукциясен сатып яшәгән. Хәзер терлек асраучыларга дәүләт төрле яклап ярдәм итә. Әмма бу эшкә тәвәккәлләр генә алына. Һәр авылда тырыш хезмәте белән башкаларга үрнәк итеп куярлык уңганнар яши

Кече Мәме авылында яшәүче Елена Васильевна белән Сергей Ворожейкиннар шундыйларның берсе. Бүгенге көндә аларның шәхси хуҗалыгындагы 11 баш мөгезле эре терлекнең дүртесе савым сыеры, 25 баш сарыклары бар.
– Без инде күптәннән ике сыер асрый идек. 2010 елда аларның санын өчкә, аннан соң дүрткә, бераздан бишкә җиткердек. Каз-үрдәкне дә күпләп асрадык. Үткән елларда биш сыерга дәүләттән дүртәр мең исәбеннән 20 мең сум күләмендә субсидия алдык. Берничә ел элек сарай, ашлык склады төзи башлаган идек. Стеналарын өеп бетердек инде, – диде Сергей Сергеевич, эш барышы белән таныштырып. – Безнең якларда болынлыклар күп. Теләгән кешегә печәнне мулдан әзерләргә була. Үзебезнең “МТЗ- 80” тракторы, чапкычы, арбасы бар. Ашлык фуражын, пай җирләре булып та, мал асрамаган кешеләрдән сатып алабыз. 35 сутый бакчаның яртысына бәрәңге утыртсак, калганында азык чөгендере үстерәбез. Узган ел сөт җыючы Альберт Биктаһировка 14 мең килограммга якын сөт тапшырдык. Хәзер сыерлар ташлата, көнгә бер генә тапкыр савабыз, шуңа сөтне дә 25 килограмм гына тапшырабыз. Үгезләрне ике яшькә кадәр үстереп сатабыз. Бозау, сарык итен дә яратып алалар, үз клиентларыбыз бар дияргә дә була.
Ворожейкиннар өч бала тәрбияләп үстергән. Олы кызлары Ксения Казан шәһәрендә кибеттә эшли. Уллары Станислав узган елның көзендә Россия Кораллы Көчләре сафларына хәрби бурычын үтәргә киткән. Ул Краснодарда хезмәт итә. Кече кызлары Дарья 6 класста укый. 2016 елда гаиләләре тагын да ишәйгән, алар опекага абыйлы-энеле ике бала алган, икесе дә мәктәптә укый. Әти-әниләренә ярдәм итеп, хезмәт тәрбиясе дә алалар. Малайлар терлекләр янында кайнашыр¬га ярата.
– Елена белән Сергей Ворожейкиннар авылдагы үрнәк гаиләләрнең берсе. Аларның кешелекле якларын да билгеләп үтәргә кирәк. Тормышта авыр хәлдә калган ике малайны үз балалары кебек үстерәләр, – ди алар турында авылдашлары.
Ворожейкиннар кебек уңган-булган кешеләр авылны яшәтә дә инде.

 

Кайбыч таңнары

Авыл халкы гомер-гомергә шәхси хуҗалыгында мал асрап, яшелчәсен, җиләк- җимешен үстереп, үзеннән артып калган продукциясен сатып яшәгән. Хәзер терлек асраучыларга дәүләт төрле яклап ярдәм итә. Әмма бу эшкә тәвәккәлләр генә алына. Һәр авылда тырыш хезмәте белән башкаларга үрнәк итеп куярлык уңганнар яши

Тулырак: http://kaibicy.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/keche-mme-avyly-ugannary

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев