Бүген Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Бөек Ватан сугышында Ватанны яклап һәлак булган хәрбиләрне искә алырга Татарстанның барлык муниципалитетларыннан да делегацияләр килде.
«Бу - Татарстан тарихындагы иң зур акция. Моңа кадәр, шулай оешкан төстә, бөтен районнар белән Ватанны саклаучылар көне алдыннан хәрбиләрне искә алмый идек. Бүген яңа традициягә нигез салынды дип уйлыйм», - диде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Мәңгелек утка чәчәкләр кую тантанасында 46 делегация: 43 муниципаль район һәм Казан, Чаллы шәһәрләре муниципаль берәмлекләре, шулай ук республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев