Казан Тихвин чиркәвенең настоятеле булган мәрхүм Павел әтей Павловның кызы Анна Питрәч районының Керәшен Сәрдәсеннән тарихчы егет Павел Семёновка узган елның октябрь аенда кияүгә чыкты.
Павел әтей Павловның хатыны – матушка Людмила үзенең социаль челтәрләрендә «Барысы өчен дә Ходайга шөкер! Алтынчы кыз оныгым туды» дип шатлыгы белән уртаклашты. Аларның кызлары Анна шушы көннәрдә әни булды. Анна - Керәшен Сәрдәсе егете Павел Семёновның хатыны. Павел – керәшен тарихын өйрәнеп, архивларда керәшеннәргә бәйле мәгълүматларны өйрәнүче егетебез, ә Анна — Тихвин чирәве хорында җырлый.
Яшь Семёновлар гаиләсен шатлыклы көннәре белән чын күңелдән котлыйбыз!
Нет комментариев