Казанда «Покрау чыңы» концерты булды
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Покрауга багышлап уздырылган концертка килгән тамашачыга залда урыннар җитмәде.
«Покрау чыңы»на керәшеннәр күп җыелыр дип уйлаган идек, концерт башланганчы сүз каткан ничәмә-ничә кеше татар булып чыкты. Кемнәрнеңдер әле беренче генә килүе булса, күбесе керәшен бәйрәмнәренә яратып йөри икән. Мисалга, «керәшен биюләре, җырлары матур» дип әйтүче Нурания Хәсәнованы (чыгышы белән Арча районының Иске Кенәр авылыннан), шул ук районның Югары Масра авылыннан «Покрауны элек-электән беләм, керәшен дә халык, татар да халык» дип сүзгә кушылган Эдуард Газизовны, шулай ук, Мөнирә Галимованы да китерү җитә. 10 яшьлек Арсен Родионов белән әнисе Ләйсәннең Покрауга беренче килүләре икән. Ә менә әбисе Римма Иванова белән килгән 7 яшьлек Станислав Михайлов «Бәрмәнчек»не һәм Вадим Захаров җырларын яратуын әйтеп шаккатырды. Бер кичәне дә калдырмый йөрүче Анастасия һәм Рафис Шәймәрдановлар да биредә иде.
«Бәрәнҗәр» ансамбле кызлары белән дә сүз алышып өлгердек. «Покрау чыңы»на ашкынып килдек. Элек Покрауда кызларны ярәшкәннәр, туйлар күп булган. Әле хәзер дә бездә туй йолалары үтәлә. Бүген үзебез сәхнәләштергән туй йоласын күрсәтәбез», — дип сөйләп торды алар.
Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле чыгышы белән башланган концертта Татарстан Рәисе эчке сәясәт департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Ефимов та бар иде. Ул үзенең чыгышында керәшен бәйрәмнәрендә бик теләп катнашуын, мәдәниятне, традицияләрне саклау максатыннан республика керәшен иҗтимагый оешмасы тарафыннан күп эш башкарылуын телгә алып үтте. Республикадагы барлык керәшен оешмалары өчен дә ресурс үзәге булган Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусовага рәхмәт белдерде. Яшьләр бүлеген дә мактап телгә алды. Евгений Петровичның «Культураны, традицияләрне — барысын да киләчәк буын өчен саклыйбыз, алар өчен яшибез, эшлибез», — дип әйтүен ишеткәч, залдагы яшьләрнең өлкәннәр белән чагыштырганда аз булуы күңелне тырнап куйды. Югыйсә, «Покрау чыңы», башыннан алып азагына кадәр яшь тамашачыга исәпләнгән.
Әгәр арада яшьләр күп булса, танылып килә торган эстрада җырчысы Римма Никитинаның тавышы бар залны тутырып яңгыраганда, егетләр, кызлар биеми калмас иде. Янәшәдә утыручылардан кайсысыдыр, «кара әле, гел җырчы Илсөя Бәдретдинова кыланмышлары бит монда», дип әйтеп тә куйды. «Монда килгәч инде бер керәшен җыры җырламыйча булмас» дип, Римма Никитина «Су буенда балтырган»ны башкарды. Чаллы ягыннан Николай һәм Андрей Казанцевлар да «Алмалары, чияләре» дип, керәшен җыры белән, тамашачыны дәртләндерде. «Болары — җырчы Галина Казанцеваның племянниклары», диде баягы тавыш иясе. Рәхәт инде залда утыручылар арасында барысын да белеп торучылар булганда! Җәкәү йортыннан Илүзә Галиуллина, Марина Казакова да заманча эстрада җырларын оста башкардылар. Винера Ганиеваның үзеннән җыр осталыгын үзләштерүче Олы Аты егете (Түбән Кама районы) Владислав Архереев та үз җырларын бүләк итте. «Кряшен чибяре-2023» конкурсындагы номинацияләрнең берсендә җиңгән Тамара Минованың керәшен җыруын заманча яңгырашта башкаруын тыңлады тамашачы. Игорь Дмитриевның махсус хәрби операциягә бәйле хәзерге вазгыятькә туры килеп торган җыры, аны тулыландырып торган клип — тамашачыда патриотик рухны арттыруга юнәлтелгән. Виктор Агаповны аерып әйтергә дә ярыйдыр — «Виталий малае, булдыра, тавышы да атасыныкы, менә бу зажигает» дигән тавышка кемнәрдер биергә урыннарыннан ук торды, аларны рәт аша уздырмыйча булмады инде...
Заманча татар эстрада җырлары бар көченә яңгыраганда, үзебезнең дискотекалы яшьлек еллары да искә төште. Их, зал тутырып яшьләр утырган булсачы, дип уйлап куйдым. Бу юлы «Тумар» кызларының җырлары тагын да югарырак професионаллек белән һәм замана яшьләренең дә күңеленә ошар дәрәҗәдә яңгыраганын күпләр искәртте.
«Покрау чыңы»нда Алексеевск районының бердәнбер керәшен авылы Кызыл Бәрәннән килгән «Бәрәнҗәр» фольклор ансамбле чыккач, керәшеннең халыкчан җыр-биюләрен түземсезлек белән көтеп утыручы өлкәннәр сәхнәгә төбәлде. Сүз остасы Дмитрий Баранов (кечкенә сеңелесе Анна Баранова белән бергә алып бардылар) үзләренең туган авылы Кызыл Бәрәнгә кайтып, 87 яшьлек Рая түти өендә Покрау пиругы белән сыйланып, бу бәйрәм турында сорашып һәм ансамбль кызларын «иномарка» арбасына төяп, Казанга юл тоткан. Чынмы-түгелме, сәхнәдәге экранда күрдем. Чын булмаса, туйга җыелган «Бәрәнҗәр» кызлары шау-гөр килеп, тамаша залы аша сәхнәгә үтмәсләр иде...
Ә инде, уенсыз гына әйткәндә, «Бәрәнҗәр» үзешчәннәренең микрофонсыз да арттагы рәтләргә ишетелерлек итеп җырлауларын, яшьләрчә җилкенеп биюләрен сокланып карадык. «Покрау чыңы»на «Бәрәнҗәр»не күрер өчен генә дә килергә ярый һәм, әлбәттә, керәшеннәрне дөньяга таныткан «Бәрмәнчек» ансамбле өчен!» дип, тагын теге тавыш иясеме, башкасымы үз комментариен кыстырмый калмады...
Татарстанның халык артисты Вадим Захаровка да эләкте әлеге, инде картаеп барса да яшьләрчә киенгән теге ханымнан: «Шәп җырлый, тавыш әйбәт! Берәр керәшен җырын җырласа да ярасы иде». Ике сәгать ярымга сузылган концерт азагына бераз бушый төшкән залдагылар (сүз уңаеннан, Вадим Захаров үзе искәртте!) үзләренең яраткан җырчыларын тоташ алкышларга күмделәр. Татар эстрада җырларын бик нык яратучы керәшеннәр җыелган иде шул бу юлы "Покрау чыңы«на. Җырларны яратучы һәм керәшен культурасын белүче тамашачы, дип әйтү дөресрәк булыр. Ә анысын Дмитрий Баранов оештырган «Ребус» уенында «Керәшен» язулы кружка отучылар раслады.
«Покрау чыңы»нда ясаган чыгышында Людмила Белоусова сөйләгәннәрне дә халык игъибар белән тыңлап утырды. Ул Покрау бәйрәменең тарихына тукталып үткәннән соң, «Бу көн — сугышта булганнарны, сугышчыларны, аларның ата-аналарын якыннарын саклау көне. Үзенең бөркәве белән бөтен иман кылучыларны бөркәгән Алла Анасы иконасына сугышчылар, аларның ата-аналары табына. Алла анасының бөркәвече сугыштагыларның, илебезне саклаучыларның барысына да ныклык, көч бирсен, аларны сакласын», — дип сөйләде. Залда утырчыларга да иминлек, бәрәкәт, тынычлык теләде.
Әгәр дә илдә тынычлык, иминлек, диннәр һәм милләтләр арасында үзара татулык булса, халык «Покрау чыңы»на һәм башка бәйрәмнәргә дә җыелыр. Бары тик тынычлык кына булсын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев