Хәбәрләр

Казанда керәшен язучыларына багышланган әдәби-шигъри кичә узачак

Чара Ямаш Игәнәй тууына 85 ел тулу уңаеннан оештырыла.

24 март Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә “Керәшен сүзе” газетасының беренче редакторы, журналист, шагыйрь - Ямаш Игәнәйнең тууына 85 ел тулу уңаеннан "Хәзинәләр иле" дип исемләнгән әдәби-шигъри кичә узачак.

– Ел саен арабызда булмаган асыл затларыбызны искә алабыз. Быел күренекле язучыбыз хөрмәтенә зур чара уздырабыз. Кичәдә нәфис сүз осталары, артистларыбыз катнашачак. Алар Ямаш Игәнәйнең шигырьләрен укырлар. Шулай ук, аның якташлары – Сарман районының Ләке авылыннан да килүчеләр булыр. Татарстан Язучылар берлегеннән дә чакырулы кунаклырыбыз бар. Яр Чаллыдан -  "Иганә" һәм "Карендәшләр", Лениногорск районыннан шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлы, "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле чыгышлары көтелә, – дип сөйләде мәдәни үзәк белгече Мариан Казакова.

Шулай ук, керәшен язучыларының иҗатына бәйле күргәзмә белән дә танышып булачак.

Чара 17.30 сәгатьтә башлана, алдан теркәлү дә сорала. Белешмәләр өчен телефон: 8 902 718 84 86 (Илүзә Халитовна)

Чыганак: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк


Нет комментариев