Казан янындагы мегасклад 20 мең кешене эшле итәчәк
Татарстанның Лаеш районында иң зур склад комплексы төзелеше 15-20 мең яңа эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк. Инвестицияләр күләме 20 млрд сум тәшкил итә.
Район башлыгы Илдус Зарипов һәм DoorHan халыкара концерны президенты Александр Ханин объектка барып, төзелешнең ничек баруын бәяләде. Урында хәзер төзүчеләр актив эшли.
Быелның язында DoorHan халыкара концерны киң колачлы проект — Лаеш районы территориясендә 500 мең квадрат метрдан артык мәйданда логистик комплекс төзелешен гамәлгә ашыруга кереште.
120 га участокта, проект нигезендә, 10 корпус булачак, һәр мәйданы 50-55 мең квадрат метр.
Моннан тыш, проект кысаларында тулай торак, бизнес-үзәк, спорт мәйданчыклары, ашханәләр һәм хезмәтнең оптималь шартларын тәэмин итә торган башка объектлар төзү планлаштырыла.
Казан аэропортына, Зур Казан боҗрасына һәм Оренбург трактына якын урнашу Мәскәү, Екатеринбург, Самара, Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород һәм Уфага алып баручы төп трассаларга тоткарлыксыз керүне тәэмин итә.
Технопаркның беренче чираты 2024 ел ахырына төзелер, дип планлаштырыла.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казансу ярында күпфункцияле комплекс төзиячәкләр, аңа 29 млрд сум сарыф итәргә җыеналар.
фото:Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев