Кайбычлылар Чувашстан республикасында үткән сабантуйда катнашканнар
Хәбәрләр

Кайбычлылар Чувашстан республикасында үткән сабантуйда катнашканнар

Урмай авылында узган сабантуенда, керәшен ишегалды күренешен күп кеше кызыксыну белән караган

Анда бәйрәмгә килгән һәр халык үз җирлекләренә хас йорт алды күренешен ясап күрсәткәннәр. Иске Тәрбит авылы керәшен йортының бизәлеше дә халыкны үзенә нык җәлеп иткән. "Кунаклар һәр йортка кереп чәйләр эчеп, өстәлгә куелган сыйлардан авыз иттеләр. Чүлмәк вату, ухват белән чуен күтәреп йөгерү, күкәй җыю уеннарында катнаштылар. Сабантуй кунакларын гармунда керәшен көйләрен уйнап, такмаклар белән каршы алдык", — дип хәбәр итте безгә мәдәният йорты җитәкчесе Любовь Тимофеева.


Нет комментариев