26 октябрь көнне Саба муниципаль районының "Балалар иҗат үзәге" муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесе тарафыннан игълан ителгән Шәүкәт Биктимеров исемендәге II балалар театр сәнгате конкурсы узды.
1-15 октябрь көннәрендә конкурсның сайлап алу этабы булган иде. Татарстан Республикасының төрле районнарыннан 30 эш кабул ителде һәм каралды. Конкурсның йомгаклау этабында Татарстан Республикасы мәктәпләреннән килгән 10 коллектив чыгыш ясады.
8-11 нче сыйныфлар арасында I урынны Питрәч районы "2 нче номерлы Питрәч урта гомуми белем бирү мәктәбе" нең "Тамчы" коллективы яулады.
Укытучылары Елена Гәләветдинова җитәкчелегендәге бу коллектив Павел Апушевның "Мишә буйлап - Иделгә" әсәреннән өзек сәхнәләштергән. Яшь артистлар Советлар Союзы Герое Петр Гавриловның балачагын тасвирлап күрсәтте.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз.
Нет комментариев