Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Раиса Герасимованы булачак ире Яңа ел төнендә урлап кайткан

Кукмара районының Кызыл тау авылыннан Раиса Герасимова 31 декабрь көнне үзен урлап китүләре турында язган

 Мин Танькино авылында биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып үстем. Безнең авыл кибетендә Кызыл Тау авылы кызы эшли иде. Клубыбызга шул Кызыл Тау авылы егетләре еш килеп йөри башлады. Дизель тракторына төялешеп киләләр иде.

1982 елны отчёт җыелышы 31 декабрь көненә калган иде. Мин җыелыштан кайтып ашаганчы, иптәш кызлар күрше авылга бал-маскарадка киткәннәр.

Безнең өй авыл читендә. Өйдән чыгып киләм, каршыга бер егет килә. Алексей исемле бу егетнең ике иптәше Үрәсбашка үзләренең кызларын алырга киткәннәр икән. Алексей миңа: “Сезнең авылга Яңа ел каршыларга барабыз”, - диде. Теге ике егет кызлардан башка төште. Кызлар алдан сөйләшенгән булсалар да, каядыр кунакка киткәннәр. "Ярар, без сине төшереп куябыз", - дип, мине коляскалы мотоциклга утырттылар. Ул елны Яңа елга кадәр кар әз генә яуган иде. Егетләр безнең авылга кереп тормадылар. Юлда акырдым-бакырдым, кире төшеп йөгереп тә карадым, юк, котыла алмадым, авылларына алып кайтып, капкаларын бәреп ачтылар, чәй эчеп чыгабыз, дип өйгә алып кереп киттеләр. Клубтан Алексейның сеңлекәшләре кайтты, чәй ясадылар. Әни түгәрәк ипи башлап, Алексей белән икебезгә бүлеп бирде. Безгә, тигез гомер итегез, дип, теләкләр тели башлады. Минем “Юк-юк, апа, без чәй генә эчәргә кердек,” – дигән сүзләремә дә игътибар итмәделәр.

Өйләре клуб каршында гына иде, бераздан уенга чыктык. Яшьләр күп ул чакта, өстәлләр көйләнгән, танышлар күп. Яңа ел каршылагач, кире авылыңа илтеп куябыз, диделәр. Тезелешеп утырдык. Бераздан, ике атка төялеп, безнең авыл егетләре килеп җиттеләр. Мине күтәреп, кире өйгә кертеп утырттылар. Әле энекәш, ике бертуган абыем да өйгә керде. Ә урамда ике авылның яшьләре сугышып калды... Ә әни бөтенесен җайлап-майлап чыгарып җибәрде.

Шулай итеп, мин 19 яшем дә тулмаган килеш килен булып калдым. Алексейга 21 иде. Без бит әле бер-ике тапкыр гына күрешкән идек. Очрашып та йөрмәдек.

Артымнан килмәсәләр, мине алып калырга аның исендә дә юк иде. “Туганнары кире алып китсәләр кеше көләр”,- дип уйладым ди ул. Мин дә “кияүдән кайткан” дигән исем алудан курыктым. Төне буе карават башы кочаклап елап чыктым. Иртә белән иптәшләре, туганнары җыела башлады. Нәнәй белән тәтәй килеп җиттеләр. Тәтәй өйгә кергәнче, мине чакырып чыгарды. “Кызым, син ризамы?”, - дип сорады. “Риза”, - дидем инде. Үзебезнең кешеләр дип, нәнәй белән тәтәй бик тиз ризалаштылар. Кайнанам бик үткен кеше иде. Кунак килсә аяк тибеп, җырлап сыйлыйдыр иде.

Шулай итеп башланып китте парлы тормышлар. Кечкенә генә өйдә өйләнмәгән абыйсы, кияүгә чыкмаган сеңлесе, әни, авыру әти белән бергә яшәдек. Шунда 3 балабыз туды. 22 ел бергә яшәп, өй җиткереп күршегә генә башка чыктык. Әти-әниләр күптән мәрхүм инде. Быел бергә гомер итүебезгә 38 ел булды. Авылдашлар белән ул Яңа елны гел көлешеп искә алабыз. Хәзер балаларның үз тормышы. Аллага шөкер, алты оныгыбыз бар. Маллар асрап, матур гына яшәп ятабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев