Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшләр, беренче керәшенчә марафонда катнашыгыз

1-21 март көннәрендә “Туганайлар” газетасы ВКонтактеда беренче керәшенчә марафон оештыра.

Соңгы елларда төрле әдәби марафоннар бик популяр. Аларда катнашучылар үзләренең шатлык-борчулары, төрле темаларга карата фикерләре белән уртаклашып, постлар яза, киңәшләшә; фото, видеолар төшерә. Без исә керәшеннәр темасына кагылган марафон оештырырга булдык. Игътибар: беренче керәшен марафоны! Без аны “Керәшенчә марафон” дип атадык!

Максатыбыз – интернетта, ВКонтакте челтәрендә халкыбызны төрле яклап ачу, йола-бәйрәмнәребезне, туган нигезебезне, милли мирасыбызны, асылыбызны башкаларга күрсәтү. Шулай ук, керәшенлек, аны саклау, балаларга керәшен тәрбиясе бирү, иман ныклыгы турында да сөйләшербез. Халкыбызның милли ризыкларын, җыруларын, үзенчәлекле киемнәрен дә барларбыз. Танылган керәшен артистлары, күңелебезгә хуш килгән фольклор коллективлары турында да, язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен дә укырбыз. Иң мөһиме, керәшен җанлы һәм халкыбыз өчен янып-көеп йөрүче кешеләрне барларбыз.

Интернет киңлекләрен үз итүче хөрмәтле карендәшләр! Әлеге марафонны башкарып чыгуда сезнең дә өлешегез зур. Катнашыгыз, уй-фикерләрегезне языгыз.

Катнашу өчен: ВКонтактеда безнең “ТУГАНАЙЛАР – газета кряшен” (https://vk.com/tuganaylar) төркеменә язылыгыз.  Ә үзегезнең аккаунтыгыз ачык булырга тиеш. Марафонда теләгән һәркем катнаша ала.

Марафонда катнашу шартлары:

  1. 1 марттан башлап, 21 көн дәвамында һәр иртә безнең төркемдә махсус марафон өчен бер тема тәкъдим ителәчәк. Әлеге темага постларны (текст, фото, видео) көнендә язып барырга тырышыгыз. Барлык постлар да 23 мартка кадәр (22 март соңгы көн) урнаштырылып куелырга тиеш.
  2. Һәр постка #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештегларын өстәгез.
  3. Постларга иҗади килү хуплана. 

Сез язган постларны #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп, һәркем укый, карый алачак. Иң мавыктыргыч, тәрбияви постларны газетада, сайтта бастырачакбыз. Марафонга нәтиҗә ясап, катнашучыларга дипломнар тапшырылачак.

Бергәләп керәшеннәрне бар дөньяга күрсәтик! Сокланмаган кеше калмасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев