Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез «Рәхмәт сезгә...» иҗат фестивалендә катнашкан

Әлмәттә Евгений Федоров исемендәге «Рәхмәт сезгә...» III ачык иҗат фестивале узган.

Фестиваль бөтен Россиядән әдәби һәм музыкаль иҗат өлкәсендә инвалидлар арасында 18 яшьтән 70 яшькә кадәрге яңа авторларны җыйды.

Конкурска җиде номинация буенча гаризалар тапшырылган иде: Евгений Федоровның прозасын сәнгатьле уку; авторлык шигырьләре (рус һәм татар телләрендә); автор җырларын башкару; сынлы сәнгать; сәнгатьле фотография; декоратив-кулланма сәнгать.

«Фестивальдә Зәйдән «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашты. Алар барысы да талантлылар, тормыш авырлыкларына карамастан, актив социаль тормыш алып баралар һәм төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, җиңү яулап киләләр. Андрей Кузьмин үзен ике номинация буенча сынады. Ул жюрига үзе язган «Что такое война» шигырен һәм «Баграж киңлекләре» картинасын тәкъдим итте. 

Нәтиҗәдә Андрей Кузьмин сынлы сәнгать буенча — I дәрәҗә лауреат булып танылды.

«Мондый фестивальләр — үзеңне белдерү һәм үз сәләтеңне күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек кенә түгел, ә илнең төрле почмакларыннан фикердәшләрең белән танышу, шулай ук яңа дуслар табу да», — ди Валентина Каменская.

«Зәй офыклары»
Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев