Карендәшебез Петр Князев хәрбиләргә ярдәм оештырган
Хәбәрләр

Карендәшебез Петр Князев хәрбиләргә ярдәм оештырган

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Зәйнең ир-егетләре хәрбиләргә генератор алып җибәргән. Бу эшне элекке чик сакчысы Петр Князев оештырган.

Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән Зәйнең ир-егетләре кичә чик сакчылары көне уңаеннан тантаналы чарага җыелган. Әлеге чарада Наил Хәсмәтдинов чик сакчыларының махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ярдәм итүе турында сөйләгән. Бу эшне элекке чик сакчысы Петр Князев оештырган. 

«Чик сакчылары бүгенге вазгыятьтә читтә калмый, хәрбиләребезгә ярдәм итәргә тырыша. Күптән түгел без махсус хәрби операциядә катнашып, Ватаныбыз чикләрен саклаучы якташ егеткә дизель генераторы алып җибәрдек. Генератор алу өчен хәрбинең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәч, чик сакчылары да читтә калмады. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте. Генератор белән бергә якташыбызга маскировка челтәрләре, эчке киемнәр дә җибәрдек. Барысы да егетләребезнең җиңү белән исән-сау кайтулары өчен!» — ди Петр Князев.

Зәй офыклары

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев