Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез Елена Зайцеваның шигырен тәкъдим итәбез

Елена Зайцева Мамадыш районының Дүсмәт авылында туган, хәзерге вакытта Шәдчедә яши.

Ул җыр-моңга, иҗатка гашыйк кеше. 

Нигә кирәк әрнү-үпкәләүләр.

 

Нигә кирәк әрнү-үпкәләүләр,

Башлыйк иртәләрне ягымлы.

“Тормыш дәвам итә, якыннарны

Ташламыйм”, – дип атлыйк адымны.

 

Артта калсын бары ядкарь булып,

Гомер үтсен, яздай матурдан.

Ямьсезләнмик, сүндер нәфрәт утын,

Үкенечкә калмыйк ахырдан.

 

Мәңгелеккә сузылмый бит гомер,

Сагынылсын кеше киткәч тә.

Яратып укысын яшь буыннар –

Калсын әкият-язмыш китапта.

 

Нигә кирәк? Аралашып яшик,

Сөенмәсен усал күңелләр.

Ягымлы караштан боз эрерлек,

Учак янсын йөрәк түреннән.

 

Үпкәләүләр авыр күңелләргә,

Дуслык күпере калсын сузылып.

Шул күпердә кара-каршы очрап,

Куллар калсын бергә тотынып.

 

Яшьлегемә кайттым әле

 

Яшьлегемә тагын кайттым әле,

Ямь-яшелдән сукмак, урамнар.

“Син кайдан соң?”,  – диеп сорамагыз,

Шушы яктан, газиз туганнар.

 

Яшьлегемә тагын кайттым әле,

Әйтерсең мин яшел тугайда.

Яланаяк, туплы уйнап йөрим,

Балачак дускаем син кайда?

 

Туып-үскән капка төбе менә,

Керә алмыйм, тик нигез бикле.

Чөнки анда әнкәй-әткәй көтми,

Өнме-төшме? Өметләр шикле.


 

Яшьлек илем, син хыялыймы әллә,

Өн дигәне дә әллә соң төшме?

Чынлап та бит аякларым – ялан,

Җылы ятак, әй, бу өметне,

 

Яшьлегемдә калдым. Айный алмыйм,

Барысын күрдем, тик әнкәй кайда?

Төшләремдә башларымнан сыйпап,

Уятты да, калды хыялда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев