Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карендәшебез – Әлмәтнең мактаулы нефтьчесе

Әлмәт районыннан чыккан күренекле шәхесләр белән танышубызны дәвам итәбез

Петр Иванович Егоров – техник фәннәр кандидаты, 26 фәнни хезмәт авторы, Мактаулы нефтьче.

Ул 1937 елның язында Әлмәт районы Илтән-Бота авылында колхозчылар гаиләсендә туа. 1945 елда җирле башлангыч мәктәпнең беренче сыйныфына укырга керә. Җидееллык мәктәпне 1952 елда тәмамлый һәм шул ук елны Кичуй авылындагы Кичуй урта мәктәбенең 8нче сыйныфында укуын дәвам итә.

Петр Ивановч урта мәктәпне 1955 елда тәмамлый, югары уку йортына керү хокукын бирә торган аттестат ала. Колхозда бер ел эшләп, Уфа нефть институтына укырга керә. Аны 1961 елда, "Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү" белгечлеге буенча тау инженеры квалификациясен алып тәмамлый.

Һөнәри юлын 1961 елда, институт юнәлтүе буенча, Ухта нефть комбинатында башлый. Монда 1972 елга кадәр төрле вазыйфаларда эшли: оператордан инженер-технология хезмәте начальнигына кадәр.

1972 елда гаиләсе белән Татнефть берләшмәсендә эшләү өчен Әлмәт шәһәренә күчеп килә. Производстводан аерылмыйча техник фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклап, 1973 елда Төмән өлкәсенең Нижневартовск шәһәренә "Гипротюменнефтегаз" институты филиалында нефть чыгару буенча фәнни-тикшеренү секторы мөдире булып эшләү өчен күчеп килә. 1986 елда СургутНИПИнефть институтына лаборатория мөдире, аннары нефть чыгару техникасы һәм технологияләре бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.

1992 елда нефть чыгару һәм катлам басымын саклау буенча җитештерү бүлеге башлыгы булып эшләү өчен "Сургутнефтегаз" берләшмәсе аппаратына күчерелә. 2003 елга Петр Ивановичның 26 фәнни хезмәте һәм уйлап табылган җиһазлары булуы мәгълүм.

Петр Иванович фидакарь хезмәте өчен "Мактаулы нефтьче" исеме, "Фидакарь хезмәт өчен" медале һәм башка грамота, медальләр белән бүләкләнгән.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев