Кәләй авылы балалары керәшенчә бии
Хәбәрләр

Кәләй авылы балалары керәшенчә бии

Әләмәт районының Кәләй авылында балалары өчен «Керәшен фольклоры дөньясы» дигән мастер-класс уздырылган.

Авыл клубында оештырылган түгәрәкләргә йөрүче балалар өр-яңа мастер-класста булганнар. Кәләй авылы клубы директоры Кристина Кузнецова үзе балаларны  җыеп, аларга керәшен биюенең төп хәрәкәтләренә өйрәткән. 

«Бу мастер-класс безнең программага кертелгән иде. Балалар бик теләп килделәр һәм канәгать калдылар. Балаларның менә шулай бергә җыелып, күмәкләшеп биергә өйрәнүләре бездә еш оештырылмый. Әллә шуңа да инде барысы да тырыша-тырыша керәшенчә биергә ойрәнделәр», – дип әйтте Кристина Кузнецова. 

Бу мастер-класста керәшен балалары гына түгел, татарлар да бик теләп катнашканнар. 

 


Нет комментариев