Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кайбычтан Римма Васильева помидор үстерергә ярата

Помидор – иң күп һәм яратып үстерелә торган яшелчәләрнең берсе.

 һәр кешенең бакчасында кыяр, помидор, борыч һәм башка яшелчәләр өлгерде.
Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан Римма Васильева да яшелчәләрдән мул уңыш алган.


“Безнең ике теплица, анда 40-50 төп помидор. Борыч, баклажан, брокколи, төсле кәбестә ачык һавада. Помидор безнең – иң күп үстерелә торган һәм яраткан яшелчәбез, уңышы да бик әйбәт була. Быелгы һава торышы аны үстерү өчен бигрәк тә уңай, алар сабакларында килеш кып-кызыл булып пеште. Бик күп төрле сортлар утыртам: ваклары да, эреләре дә бар. Бакча эшләрен башкарырга бөтен гаиләм ярдәм итә.
Бик күп төрле салатлар ясадым, тозладым иң яратып әзерли торганы – үз согында томат:
биш 1 литрлы парландырылган банкаларга ваграк помидорлар тутырып, өстенә кайнап чыккан су салабыз, 5 минут тотып, суын бушатабыз, кабат кайнап торган су салып, 5минут тотабыз, тагын түгәбез. 3,5 килограмм помидорны иттарткычтан яки блендердан чыгарып сок ясыйбыз, аны 10 минут кайнатабыз, 6 бөртек хуш исле борыч, 10 бөртек кара борыч, 3-4 лавр яфрагы, 2 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр салып тагын 5 минут кайнатасы, 2 аш кашыгы 9%лы уксус салып ябасы”, – ди уңган бакчачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев