Кайбычтан махсус операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм озатылды
Кайбыч районы башлыгы махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм озатырга китте.
Кайбычтан махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга чираттагы гуманитар йөк озатылды. Йөк машинасына Чүти авылында яшәүче шәхси эшмәкәр Дамир Шәрәфетдинов пилорамыннан 20 кубометрдан артык такта, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте складыннан әлеге шәһәр халкына бер тонна макарон төялде. Район советы яныннан төзелеш кирәк-яраклары, эш кораллары, егетләр өчен азык-төлек, шәхси посылкалар, маскет сеткалар һәм башкалар төялде.
Бу юлы махсус операция зонасына район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да китте.
Гуманитар йөкне шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин йөк машинасында алып китте. Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Илнур Әхмәтов та аның белән юлга кузгалды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев