Кайбыч керәшеннәре Чувашиянең Урмай авылында Сабантуй бәйрәмен гөрләтеп кайтты
Яхшы күрше – ярты бәхет, диләр. Кайбычлылар да күршеләрдән уңган. Чиктәш Комсомол һәм башка районнар белән гомер-гомергә аралашып, дус-тату яшиләр алар. Әлеге дуслык торган саен ныгый, аралар тагын да якыная.
Татарстан Хөкүмәте тәкъдиме белән, Кайбыч районы Урмайда узучы Сабантуйда дүртенче елын катнашты. Быел да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге зур делегация – район Советы, башкарма комитетында эшләүчеләр, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, фолькор коллективлар барган. Милли бәйрәмгә урмайлылар гына түгел, күрше-тирә авылларда, район үзәге Комсомолда яшәүчеләр дә җыелган.
Килгән кунаклар Кайбыч районында яшәүче төрле милләт вәкилләренең кунакчыл йортлары белән танышты. Шушы йортлар арасында карендәшләребез әзерләгәне дә бар иде. Кунакчыл карендәшләребез җыелган халыкны җыр-биюләр, милли ризыклар белән каршыладылар, уеннар уйнаттылар.
Фото: Светлана Матвеева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев