Кайбер укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләү арта
Республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карар нигезендә, сумма аена 10 мең сум тәшкил итәчәк. Бу элеккеге белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк.
Татарстан Республикасында 100 мең кешедән ким булмаган халык яшәгән торак пунктларда эшләүче укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне арттырачаклар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Сыйныф җитәкчелеге өчен айлык түләү «урта һөнәри белем бирү программаларын, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы ТР дәүләт мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә» билгеләнә.
Шул ук вакытта 100 меңнән артык кеше яшәгән шәһәрләрдә эшләүче укытучыларга сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләр азрак — 5 мең сум була.
Әлеге документ 2024 елның 1 мартыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла, диелә карарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев