Декабрь башында халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.
Гадәттәгечә, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
"Без бергә" акциясе кысаларында Түбән Кама районының Каенлы авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кыз Ангелина Боярованың өйләренә бардылар. Үз акчаларына күчтәнәчләр әзерләгән иде алар. 15 яшьлек Ангелина очрашуга бик шатланды, чөнки игътибар һәм җылы сүзләр алар өчен бик тәэсирле һәм кыйммәтле. Аздан да куңел була, юктан да хәтер кала, диләр. Изге эшләр, игелекләр кылырга тырышырга кирәк.
Нет комментариев