Качману көнне кайсы керәшен авылларында су чумына алырга мөмкин?
Республикабызның керәшеннәр күпләп яшәүче төбәкләрендә су чумыну йоласын башкару өчен булдырылган урыннарны барладык.
19 январь православлар төп бәйрәмнәрнең берсен — Качмануны билгеләп үтә. Бу көнне чиркәүләрдә бәйрәм келәүләре уза, сулар аруландырыла, суга чумыну өчен бәкеләр ачыла, купельләр булдырыла.
Качману көнне һәркемгә дә суга керү мәжбүри түгел. Бу эшне чиркәү дә мәҗбүриләми. Чөнки боздай суга керү организм өчен зур стресс. Моны көчле һәм сәламәт кешеләр генә башкарып чыга ала.
Шулай да, бәкегә керергә батырчылык итүчеләр саклык чараларын да күрегез. Үзегез белән җылы чәй, алмаш киемнәр алыгыз. Суга бары тик МЧС хезмәткәрләре дежур торган җирдә һәм алар кушканны үтәп кенә керегез.
Казан шәһәре:
Югары Кабан күлендә (Давлекеевская,8 һәм Борисовская 54); Идел елгасына Николай Чудотворец чиркәве тирәсендә (Идел буе урамы, 32 йорт); Федосеев урамы, 49 йорт; Савиново торак массивында 5 нче Кадыш урамы, 12 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
Серафим Саровский храмы янында Мәләкәс елгасында.
Яшел Үзән районы:
«Раифский источник» территориясендә.
Мамадыш районы:
шәһәрнең «Яшьлек» скверы янында Нократ елгасында, «Изге касә»дә («Святая Чаша»). Юкәче, Чия Башы (Никифорово) авылларында.
Теләче районы:
Субаш, Карабаян (Колбагыш) авылларында.
Питрәч районы:
Керәшен Сәрдәсе, Кәвәл авылларында.
Балык Бистәсе районы:
Казаклар Чаллысы, Иванай, Шомырбаш, Алан-Полян, Зур Мәшләк авылларында.
Кукмара районы:
Село-Чура авылында.
Саба районы:
Кырбаш авылында.
Зәй районы:
Сарсаж-Баграж, Кабан-Бастрык авылларында, Поповка авыл җирлегендәге чишмәдә, «Изге чишмә»дә.
Тукай районы:
Мәләкәс авылында «Яшелчә» елгасында.
Менделеевск районы:
Иске Гришкин һәм Сәйтәк авылларында коену була.
Алабуга районы:
Черкасово авылында.
Кайбыч районы:
Турминское авылында.
Лаеш районы:
Ташкирмән авылы Мишә елгасында.
Чистай районы:
Кама елгасы яры буенда.
Яңа Чишмә районы:
Ленино авылында купельдә.
Түбән Кама районы:
Келәте, Олы Аты авылларында, Красный ключ поселогында «Изге чишмә»дә (купельдә).
Сарман районы:
Ләке авылында.
Әлмәт районы:
Шәһәр пляжында.
Лениногорск районы:
Федотовка авылының «Тәреле чишмә»дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев