Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан-Бастрыктан Илья Батаев авылның киләчәген кайгыртып яши

Күптән түгел керәшен авылларына Ак дәдәйләр билгеләнде. Зәй районының Кабан-Бастрык авылының Ак дәдәе итеп Илья Батаевны сайладылар.

Тауга күтәрелгән саен авылым бар матурлыгы белән ачыла барды. Мин тауның иң биек ноктасында... Авылым басу-кырлары, урманнары, чишмә-елгалары, горур, текә тавы кочагында, нәкъ оҗмах почмагына охшап, рәхәт кенә йөрәкне иркәләп чеметте дә, әллә нинди рәхәт хисләр мине иркәләде.

Кайчандыр — зур төзелешләр, үзгәрешләр чорында Кабан-Бастрыктан китеп шәһәрдә төпләнеп калган авылдашларым кире туган авылына кайтып йортлар төзекләндерә, йортлар сала. Авыл тумалары булмаса да, Кабан-Бастрыкны үз итеп, яратып килгән кешеләр дә бар. Мактауга лаек яшьләр яңа йортлар төзи. Район, авыл җирлеге җитәкчеләре нык кайгырта авылымның киләчәген. Керәшен авылларына район керәшен оешмасы зур игътибар бирә.

Авылыбызның Ак дәдәе итеп Илья Батаев билгеләнгән көннән үз эшенә баш-аягы белән чумды. Ул иң беренче эш итеп Кабан-Бастрыкның үз керәшен оешмасын булдырып, авылыбыз халкын бергә туплады һәм бу оешма әгъзалары арта бара. Авылдашлар үзләрең борчыган сорауларны, туган проблемаларны бергәләшеп хәл итәләр, күмәк эшне бергәләп эшлиләр. Илья Григорьевич эшне авыл җирлеге Советы белән генә түгел, ә яшьләр һәм халык белән дә киңәшеп алып бара. Халык әйтсә хак әйтә, киңәшле эш таркалмый.

Уйларга бирелеп акрын гына таудан төшәм. Аллага шөкер, авылның киләчәген кайгыртып яшәүче, киң күңелле, олы йөрәкле кешеләрең күп шул, синең Кабаным!

Клавдия Максимова.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев