Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кабан Бастрыкта яшәүче Анна Батаева үзенең кул эшләре турында сөйләде

Борын заманнардан ук түрдәге почмакта эленеп торган тәреләрне «тәре алъяпкычы» белән бизәгәннәр.

Борын заманнардан ук түрдәге почмакта эленеп торган тәреләрне «тәре алъяпкычы» белән бизәгәннәр.

«Тәре алъяпкычы» ике төр була — бәйрәм һәм эш көннәрендә эленә торган. Зәй районының Кабан Бастрык авылының остасы — Анна Батаева үзенең кул эшләре турында сөйләде.

Зәй районының Кабан Бастырык авылында яшәүче Анна Батаева Дүрт-Мунча авылының мәдәният йортында эшләп килүче «Тугай» керәшен фольклор ансамбленә йөри. Коллектив белән ата-бабалардан калган җыруларны, йолаларны, кул эшләрен барлауга зур игътибар бирәләр.

2023 ел Татарстанда милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы дип билгеләнде.

«Киләчәк буынга халкыбызның йолаларын калдыру — безнең изге бурычыбыз. Электән үк, бәйрәмнәргә яңа тәре алъяпкычы чигеп элү гадәте булган. Ул изге йолаларның берсе саналган. Мин үземдә килен булып төшкәндә дә чиккән идем аны. «Тәре алъяпкычы» чигү үзе бер рәхәт, күңелгә җылылык бирә. Хәзер инде чигү үрнәкләре бик күп, алар заманча, бик матур. Минем бианам — Ефросинья Антонованың чын керәшен бистәрен дә бик кадерләп саклыйбыз. Соңгы арада мин алмаз мозаикасы белән шөгыльләнә башладым. Тәреләр ясыйм», — дип сөйләде Анна Михайловна. Ул әле матур итеп керәшен җыруын да башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев