Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: “Питрау бәйрәмнәре, туганлык җепләре безне тагын да ныграк берләштерә”

Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров карендәшләребезне бәйрәм белән котлады

Бу сәгатьләрдә Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшеннәрнең республикакүләм "Питрау" бәйрәме гөрли. Быел ул 24нче тапкыр уздырыла. Бәйрәм грандиоз пролог белән ачылып китте. Оештыручылар килгән кунакларны Питрау белән котлады.

"Хөрмәтле туганнар, карендәшләр! Быел бәйрәмебез Россия халыкларының мәдәни мирасы елында уза. Илебездә – 180, Республикабызда 170тән артык милләт вәкиле яши. Һәрберсенең – үз йөзе, үз төсе, үз гадәте, йолалары. Май аеннан башлап, республикабызда яшәүче җирле халыкларның бәйрәмнәрен карап, сокланып, аларның культурасы белән танышып килдек. Алар барысы да табигать календаре белән бәйле. Безнең халык, Питраудан соң бер кат сулыш алып, печәнгә, уракка төшкән. Питрауга кадәр җиң сызганып эшләп, Питраудан соң уңыш җыярга керешкән. Хезмәтне данлау, табигатьне олылау безне көчле итә, ныгыта. Быел да, Татарстан белән беррәттән, Россиянең башка төбәкләреннән килгән карендәшләребез белән зур мәйданда очрашабыз.

Шушы матур бәйрәмнәр, туганлык җепләре безне тагын да ныграк берләштерә.

Хөрмәтле дуслар! Безнең Питрау республикада узган традицион халык бәйрәмнәрен йомгаклый. Шуңа күрә, җәйдән дәрт, көч, сихәт алып калырга ашыгыйк. “Ходайга ышан, үзең кымшан”, диләр керәшеннәр. Ходайдан мул уңыш сорап, үзебез дә тырышып эшләп, кышка тулы келәтләр, тыныч күңел белән керергә язсын! Бәйрәмебезне оештыруда зур ярдәм күрсәткән республика җитәкчелегенә, райондашларга, авылдашларыма зур рәхмәтемне җиткерәм. Барыгызны да Питрау бәйрәме белән!" - диде Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев