Иван Егоров: Һәрвакыт бергә һәм бердәм булыйк, карендәшләр!
Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлый.
Хөрмәтле карендәшләр, кадерле газета укучылар!
Тагын бер елыбыз үтеп бара. Бу 2023 ел да җиңел еллардан булмады. Илебез, республикабыз халкы катлаулы авыр шартларда бердәмлек, ныклык күрсәтеп, Россияне икътисад һәм социаль яктан алга киткән ил итү өчен тырыша. Ватан кушкан бурычны үтәп, ир-егетләребез махсус хәрби операциядә батырлык үрнәкләре күрсәтә. Тынычлык хакына һәркем үз тармагында намус белән эшли.
Татарстанда – милли мәдәниятләр һәм традицияләр, ә Россиядә укытучы һәм остаз елы булган 2023 елда үсеп килүче яшь буында туган җирне ярату, патриотлык хисләре тәрбияләүгә зур урын бирелде. Патриотлык әле ул үз халкыңны, йола-гадәтләреңне, традицияләрне дә белү, ихтирам итү һәм үтәү. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы, культура хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, укытучылар бу эшкә үзләреннән лаеклы өлеш керттеләр. Республикакүләм “Туым жондозы” һәм “Питрау” фестивальләрен, конкурслар һәм милли бәйрәмнәрне керәшен кунакчыллыгы белән зурлап үткәрүебез дә шуны раслый.
“Туганайлар” газетасын укучыларны Яңа 2024 ел, Рождество белән чын күңелдән котлыйм. Яңа ел Ватаныбызга иминлек, дөньяларга тынычлык, һәркемгә ныклы сәламәтлек алып килсен. Һәрвакыт бергә һәм бердәм булыйк, карендәшләр!
Иван ЕГОРОВ,
Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев