Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иван Егоров: Бәйрәмнәр — бергә, дөньялар тыныч булсын!

Татарстан республикасы төбәк керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров Яңа ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлый.

Кадерле карендәшләр, газета укучылар!

Гадәттә, декабрь азагы якынлашканда, ел буе башкарган эшләргә нәтиҗә ясыйбыз. Ирешкән уңышларны күздән кичерәбез һәм киләсе яңа елга планнар корабыз.

Россиядә Гаилә елы булган 2024 ел илебезнең тарихи үткәненә борылып карарга, җәмгыятьнең нигезен тәшкил иткән семья, аның кыйммәтләренә яңача карарга этәрде. Гаиләдә дөрес тәрбия алган бала гына үз семьясының һәм традицияләренең, үз милләтенең, үз туган җиренең, үз Ватанының кадерен белә, чын патриот була. 

Соңгы елларда Россия халкының Ватанны яратуга, туган илгә карата фикере үзгәрде һәм яшь буын тәрбиясендә игътибарның патриотлыкка юнәлтелергә тиешлеге күренде. Безнең республика керәшен иҗтимагый оешмасы да киләчәгебез өчен мөһим бу эшкә барлык карендәшләрне җәлеп итәргә тырыша. Балаларга милли тәрбия бирүче тату һәм зур семьялар республикакүләм «Питрау» фестивале, «Җамагат учаклары» кебек конкурслар һәм бәйрәмнәр түрендә булды.

Һәр гаиләдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ир-егетләр турындагы хатирәләр саклана. Буыннар алмашынса да, аларның батырлыгы онытылмый. 2025 елның илебездә Ватанны саклаучылар елы булачагын да истә тотыйк. Безнең көчебез — бердәмлектә. Карендәшләрбез үз хезмәтләре белән илебез хуҗалыгын үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Ватан кушкан бурычны үтәүче ир-егетләр тизрәк тынычлык урнаштырып туган якка кайтсын өчен, уртак максатка ирешүдә бердәм булыйк. 

Барыгызны да Яңа 2025 ел һәм Рождество бәйрәмнәре белән котлыйм. Яңа ел гаиләләргә иминлек, дөньяга тынычлык, һәркайсыбызга ныклы сәламәтлек алып килсен. Һәрвакыт бергә һәм тату булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев