Күңелеңә хуш килгән яшелчә һәм җиләк-җимешне җаның күпме тели, шулкадәр үстереп була.
Минзәлә районының Юшады авылы мәдәният хезмәткәрләре быел бакча җимешләре мул булганлыктан, авыл халкы өчен кышкыга әзерләнгән яшелчә ризыкларыннан күргәзмә оештырган. “Теләгән кеше кереп рецептларын язып алды. Ризыклардан авыз итеп карау мөмкинлеген дә булдырдык. Быел слива күп булды. Халыкны күбрәк ит өчен слива соусы, майда кыздырылган слива ясау рецептлары кызыксындырды”, – дип язды Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.
Нет комментариев