Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар артырга мөмкин
Хөкүмәттә административ хокук бозулар турындагы Кодекска төзәтмәләр кертү буенча проект әзерләнә.
Яңа кагыйдәләр нигезендә, куркынычсызлык каешын такмаган өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр артачак. Исерек килеш машина йөрткән өчен, автомобиль белән идарә итүне исерек хәлдә булган затка тапшырган һәм медицина тикшерүе узудан баш тарткан өчен штраф 30 000 сумнан 45 000 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
2025 елның 1 гыйнварыннан тизлекне арттырган, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган, билгеләрне игътибарсыз калдырган өчен штрафлар күләме яңадан каралачак.
Яңа штрафлар гамәлгә кергән очракта, 500-5000 сум урынына 750 сумнан 7500 сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, штрафны ташлама белән түләргә мөмкин булган вакыт та үзгәрәчәк. 1 гыйнвардан автомобильчеләр штраф суммасының 75 процентын түли алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев