Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Чура авылы халкы төзекләндерелгән мәдәният йортына, балалар бакчасына сөенә

Үткән атнада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров эш сәфәре белән Кукмарада булды.

Башкала кунагын район башлыгы Сергей Димитриев каршы алды. 

Алар районда эшләп килүче оешма-предприятиеләрдә булып, эшчәнлекләре белән таныштылар. Эшмәкәрләр белән кече һәм урта предприятиеләр өчен каралган дәүләт программалары буенча гамәлдәге ярдәм чаралары, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре, районда социаль проектларны тормышка ашыру һәм хезмәт хакының уртача дәрәҗәсе турында фикер алыштылар.

Эш сәфәре Югары Чура җирлегендә башланып китте. Кунаклар яңа төзекләндерелгән мәдәният йортын, балалар бакчасын карадылар.

— Биредә бик зур эшләр башкарылды. Бу бина начар, авария хәлендә иде. Диварларына су кереп, күгәрек барлыкка килде, — диде район башлыгы, ремонттан соң икенче яшьлеген кичергән мәдәният йорты белән таныштырып. Бүгенге көндә мәдәният йорты тыштан да, эчке яктан да «балкып» тора. Үзендә үк барлык кирәкле инвентарьлар белән тулыландырылган спортзалы да бар. 

Бинаның күршесендә генә урнашкан балалар бакчасында ике төркемдә 26 сабый тәрбияләнә. Әлеге бина 1987 елгы, диделәр. Ул шулай ук зур ремонт кичергән. Биредә эшләүче хезмәткәрләр, балаларның әти-әниләре дә бу үзгәрешләргә сөенеп бетә алмый. «Бакча җылы, якты булгач, әти-әниләр яшь ярымлык сабыйларын да алып килә башлады», — диделәр.

Алга таба эш сәфәре Кукмара шәһәрендә дәвам итте.

Хезмәт даны

Фото:Ризиля КУРБАНОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев