Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында маскировка челтәре үрергә өйрәткәннәр

Маскировка челтәрләрен үрү эше бердә туктамый. Егетләребез язмышына битараф булмаган киң күңелле кешеләр тырышалар.

Бүгенге көндә Зәй районының авыл клубларында да СВОдагыларга ярдәм буенча эш кайный. Авыл активистлары төркемнәргә бүленеп, маскировка челтәрләре үрә. Мондый челтәрләр, һичшиксез, хәрбиләр өчен кирәк. Бу бик зур ярдәм, чөнки дөрес ясалган маскировка күпләрнең гомерләрен саклап кала.

Маскировка челтәре үрү – җиңел эш түгел. Ул беренче каттан килеп тә чыкмаска мөмкин. Кайвакыт сүтеп җыярга да туры килә. Изге күңелле кешеләр аны интернет челтәреннән карап та өйрәнә, хәзер инде тәҗрибә туплап өлгергәннәр дә җитәрлек, алар да өйрәтә.

Бу көнннәрдә Югары Баграж авылында да маскировка челтәре үрергә өйрәткәннәр. Битараф булмаган авыл халкы маскировка челтәре үрергә өйрәнү өчен клубка җыелган.

"Маскировка челтәрләре егетләребез өчен бик мөһим. Шул сәбәпле, бу эштән читтә калып булмый. Иң мөһиме – махсус хәрби операциядәгеләр исән-сау туган якларына тизрәк әйләнеп кайтсын", – ди изге күңелле карендәшләребез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев