Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Исле әрем дәвасы

Газетада язган файдалы киңәшләрегез ошап китте. Мин үзем спиртта тотылган исле әремне өч-дүрт ел кулланам. Быел Башкортстан ягыннан сылана торган рецептны да юллаганнар иде

Миңа 64 яшь. Чыгышым белән Лениногорск районының Федотовка авылыннан. 40 ел инде Әлмәт ягында яшим. Гомерем буе авылда медицина тармагында – акушер, лаборант, балалар бакчасында медсестра булып эшләдем. Менә 4 ел инде “Туганайлар”ны укып өйдә утырам. Үзем белгән дәва чараларын башкаларга да җиткерәсем килә.

Салкын тигәндә

Бер литрлы банкага дөмбәчләп исле әрем тутырырга һәм өстенә, банка тулганчы, яхшы сыйфатлы самогон салырга. Бу төнәтмәне ун көн караңгы урында тотарга. Шуннан соң куллана башларга ярый.

Салкын тиеп ютәлне җиңә алмаганда, берәр аш кашыгы әзер төнәтмәне ярты стакан үлән чәенә салып эчәргә. Коронавирустан саклану чарасы буларак, үзен генә дә бер аш кашыгы эчеп куярга ярый. Әрем антибиотик ролен башкара.

Тәнегез сызласа

Исле әремнән ясалган төнәтмә сызлануны да баса. Бер литрлы банкага дөмбәчләп әрем тутырабыз. Шуның өстенә айбагыр мае салабыз. Әрем һәм май салынган банканы газ плитәсенә утыртылган сулы мискигә куеп, акрын утта 2 сәгать төнәтәбез. Аннан алгач, суынганын көтәбез һәм сөзеп, шешәләргә салып куябыз. Аяк-куллар сызлаганда сылану өчен бик файдалы була.

 

 

Любовь ИГНАТЬЕВА.

Әлмәт районының Кәләй авылы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев