1 июль көнне Кайбыч районының Иске Тәрбит авылының мәдәният хезмәткәрләре авыл халкы һәм балалар өчен кичке уеннар оештырганнар
"Сәүдияр" ансамбле белән бергәләшеп түгәрәк ясап җырулардан башланган бу уен. Җирдән күкәй җыю, бәйләнгән күз белән уенчык кисү уеннарын олылар да, балалар да яратып уйнаганнар. Соңыннан коймак белән чәй дә әзерләнгән.
Нет комментариев