Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иске Гришкин мемориалына Мәңгелек утның ялкын телләре Волгоградтан кайтартыла

Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкин авылы мемориалындагы Мәңгелек ут быел өр-яңадан яңартыла.

Иске Гришкин авыл җирлегендә зур вакыйга көтелә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлары истәлегенә төзелгән мемориалдагы Мәңгелек ут моңа кадәр Җиңү бәйрәмендә генә кабызылган. Ә хәзер ул, чыннан да, мәңгелек булачак – һәрвакыт янып, авыл халкына Бөек Җиңүнең  нинди корбаннар бәрабәренә яуланганын, тыныч тормыш кадерен искәртеп торачак.

Мәңгелек утны, тантаналы рәвештә, 8 майда кабызачаклар. Бу көнне авылда Җиңү бәйрәме уңаеннан митинг уздырыла. Авыл халкын бәйрәм концерты, солдат боткасы көтә.

Иске Гришкин мемориалы өчен Мәңгелек утны Җиңү волонтерлары Волгоград өлкәсеннән үк алып киләләр.

 

“Бу – безнең өчен мөһим вакыйга. Мемориалдагы Мәңгелек ут моңа кадә, махсус көйләнгән газ баллоныннан кабызылса, хәзер ул һәрвакыт янып торачак”, – дип сөйләде Менделеевск муниципаль районының Иске Гришкин авыл җирлеге башлыгы Валентина Мамакова.

 

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев