Ирекле көрәш буенча ачык турнирда җиңүчеләр арасында карендәшләребез дә бар
Хәбәрләр

Ирекле көрәш буенча ачык турнирда җиңүчеләр арасында карендәшләребез дә бар

Түбән Камада ирекле көрәш буенча ачык турнир узды. Зәй спортчылары сынатмаган, алар - җиңүчеләр рәтендә.

Ярышлар Һава-десант гаскәрләре көне уңаеннан һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр истәлегенә үткәрелде. 

2011-2012 елгы малайлар келәмдә бил алышты. Зәй районы данын Илнар Хәйруллин җитәкчелегендәге «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады. 

1 урын — Егор Минеев, Алексей Кузнецов, Адель Якупов

2 урын — Айнур Юнысов, Анатолий Минкин

3 урын — Әмир Хөснетдинов, Арыслан Хисмәтуллин

Фотолар спорт идарәсеннән. 

Зәй офыклары

 


Нет комментариев