Интернет куркыныч булырга мөмкин
Хәбәрләр

Интернет куркыныч булырга мөмкин

Бүгенге дөньяда белемнәрне төрле мәгълүмат чыганакларыннан алырга мөмкин.

Интернет челтәре – иң популяр. Уку, ял итү яки дуслар белән аралашу чарасы булу дан тыш, интернет әле куркыныч та булырга мөмкин.

Тукай районының Мәләкәс авылы китапханәчесе укучыларны интернетның куркыныч яклары белән таныштырды һәм интернеттан дөрес  файдалану кагыйдәләрен исләренә төшерде. Әңгәмә бу темага китап күргәзмәсе һәм презентация белән тулыландырылды, – дип хәбәр итә мәдәният  хезмәткәрләре.


Нет комментариев