Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Иң зур призны килеп алдылар

Сиксәннең өске ягына чыккан Дмитрий Борисовка чыккан термопатны улы белән оныгы килеп алып китте.

2023 елның икенче яртысына «Туганайлар» газетасына язылып, иң зур приз булган терпопатны Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында яшәүче Дмитрий Борисов откан иде.

Бүләкне алырга, редакциягә Дмитрий дәдәйнең Казанда яшәүче улы Яков белән 102нче мәктәпнең тугызынчы классына күчкән оныгы Диана килделәр.

Диананың үз туган телендә бик яхшы сөйләшүен ишетеп тә сөендек. Әтисенең туган авылына кайткач, велосипедтан егылып, кулларын авырттырса да, ул елап утыручылардан түгел икән. Дмитрий бабаен шатландырырга теләп, "Туганайлар"га килеп, бүләкне дә алды, әле газетабызны укып барачагын да әйтте. 

КАИ электригы Яков Дмитриевич, аның универститета эшләүче хатыны — Казаклар Чаллысы авылы кызы Альбина һәм, әлбәттә, Диана шушы елның икенче яртысында "Туганайлар"ның һәр санын укып барырлар. Чөнки алар үзләре дә газетабызга язылып киттеләр. 

Олеся Дмитриева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев