Кәгазь акчалар яңартыла
30 июньдә Россиядә 100 сумлык купюралар гамәлгә керде. Яңа “йөзлек”ләрнең бер ягында Мәскәү Кремленең Спасс башнясы фрагменты ясалган, икенче ягында Ригадагы совет солдаты һәйкәле сурәтләнгән. Ашыга-кабалана, 100 сумлык купюраларны яңаларына махсус алмаштырырга кирәк түгел, алар кулланылыштан акрынлап-акрынлап алыначак.
Үзәк Банктагылар искәрткәнчә, яңа банкнотларның сакланыш комплексы тагын да көчәйтелгән.
Якындагыча берничә елда илдәге барлык кәгазь акча – 10, 50, 100, 500, 1000 һәм 5000 сумлык купюралар үзгәртеләчәк. Яңартылган ул банкнотлардан 10 сумлыкларында – Себер, 50 сумлык купюрада – Төньяк-Көнбатыш, 500 сумлыкларында – Төньяк Кавказ, 1000 сумлык акчада – Идел буе, 5000 сумлык купюрада Урал федераль округы сурәтләнәчәк. Соңгы вакытта кулланылышка кергән 200 һәм 2000 сумлык купюралар да әле әйләнештә калачак.
Фото: архив Татар-Информ
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев