Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Илебез тынычлыгы хакына

Ватан иминлеген саклау – һәр ир-егетнең бурычы.

Соңгы елларда илебездә патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирелә башлагач, яше җиткән егетләр өчен сроклы хәрби хезмәт үтү намус эшенә әйләнде. Шуңа да 2022 елның көзендә илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, махсус хәрби операциядә катнашу өчен чын ир-егетләр өсләренә хәрби кием киделәр.

Усы егете – махсус операциядә

Мөслим районының Яңа Усы авылыннан Владимир – бүгенге көндә Ватан кушкан бурычны үтәүче ир-егетләрнең берсе.

1997 елда урта мәктәпне тәмамлаган егет Түбән Кама шәһәренә килеп, шин заводына эшкә урнаша. 1999-2001 елларда Чечняда сроклы хәрби хезмәт үтеп кайткач, гаилә кора. Заводта мастер булып эшли. Владимир Түбән Кама хәрби комиссариаты тарафыннан узган елның сентябрендә мобилизацияләнә. Ул башта – Казанның резерв танк пунктында, аннан соң Ставропольдәге полигонда тиешле хәзерлек үтә һәм Луганскига җибәрелә.

Апрель аенда Владимир ике атналык ялга кайткан. Хатыны Ольга, Казандагы техникумда укучы олы улы Роман һәм озакламый 7 яшен тутырачак төпчеге Егор өчен, гаилә башлыгы өйдә булган көннәр олы бәйрәмгә әйләнгән. Володяның әнисе Ританың һәм туганы Венераның да шатлыгына чик-чама булмаган. Володялар Усыда чакта, Сергеевлар йортыннан кеше өзелеп тормаган.

Якыннары Володяны 24 апрельдә үзе хәрби бурыч үти торган Луганскига озатып калганнар. Якыннары белән бергә, Усы халкы һәм Түбән Камадагы иптәшләре дә Владимир Сергеевның исән-сау килеш, тиз арада туган якка кайтуын теләгәннәр. Әлбәттә, ил бөтенлеге сакланган хәлдә, хәрби операция зонасында тынычлык, иминлек урнаштырылганнан соң...

Ританың юанычы

Владимирның әнисе Рита Яңа Усы авылында, төп йортта гомер кичерә. Ританың көннәре ерактагы улы Володяны көтеп үтә. Борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашучы кызы Венера әле ярый якында, Мөслимдә генә яши. Почтада оператор булып эшләүче Венера, һәр атна ялында, 6нчы класста белем алучы улы Раил белән 2нчедә укучы кызы Аделинаны алып, Усыга кайта. Алар кайткач, Рита борчуларын да онытып тора.

Ә Рита тормышында борчу-хәсрәтләр дә җитәрлек, йөрәктән мәңге китмәс кайгысы да бар. Бергә тормыш кичергән ире Иванны җир куенына салганына да елдан артып киткән. Иваннан соң өч ай үтүгә, кызы Венераның ире Марсель вафат булган. Кайгы-хәсрәтләр эзсез узмый шул, аларның барысы да авыр, барысы да җанны өзгәли. Ә шулай да бала югалту ачысыннан да газаплырагы юктыр. Төньяк Осетиядә сроклы хәрби хезмәт үтүче улы Викторның гәүдәсен кургаш табутта кайтарган кара көннәре дә бар шул Рита тормышының. Ул 2003 елның җәе була. Бик авыр вакытларда шул олы улы Витяның хатларын укып юана Рита.

Хатлары гына калды

Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган солдат – Усы егете Виктор Сергеевның хатлары. Тышына “Витька. Дагестан республикасы, Дербент районы, Белиджи поселогы” дип язылган һәм хәрби часть номеры күрсәтелгән конвертлар... Викторның туган авылы Усыга, әтисе исеменә юллаган ул хатларының берсендә түбәндәге юллар бар: “Мама, папа, Венера, әби, хәлләрегез ничек? Чирләмисезме? Виктор абыйларның хәлләре ничек? Венера экзаменнарны ничек бирдең?

Әкренләп служить итәбез. Ярославльдән безне Владикавказга алып киттеләр. Ике көн поездда бардык. Аннары безне заставаларга тараттылар. Заставада 70тән артык кеше. Калган ел ярымны мин 5нче заставада хезмәт итәргә тиеш. Заставалар – Кавказ таулары арасында, 5-6 километр саен урнашкан. Башыңны кая борсаң да – тау да тау. Аста Аргун елгасы ага, шуннан су ташыйбыз. Утынны үзебез әзерлибез. Продуктны машина белән китерәләр. Нормально ашаталар. Ут генератор аша чыга, ул солярка, бензин белән эшли.

Без чикне саклыйбыз, көн саен патрульгә чыгабыз. Разведкага да чыгабыз, таулар арасында йөрибез. Без бер машинаны да, бер кешене дә чыгармаска тиеш.

Усыда нинди хәлләр бар? Сабантуйлар ничек үтте? Печәннәр әзерли башладыгызмы, җиләк җыясызмы? Көтүләр ничек үтә? Мин өйдә булмагач авырдыр инде үзегезгә. Володя ешрак кайтыга тырышсын.

Минем өчен борчылмагыз да, кайгырмагыз да. Минем барысы да әйбәт. Хатлар монда озак йөри, отрядта ята, барып җитмәскә дә мөмкин. Бөтен хәлләр турында да әйтеп языгыз. Язарга онытам, минем паспорт кирәк булса – кожаный курткада булырга тиеш”.

Быел илебез халкы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 78нче язын каршылады. Шәһәрләр һәм авыллардагы һәйкәлләргә, тереләр хәтере булып, чәчәкләр салынды. Мәңглек утның күккә үрләгән ялкын телләре, гүя кешеләрне кисәтте: “Тынычлык солдатлары даны онытылмасын! Һәр аяз таңның, һәр кояшлы иртәнең кадерен белегез. Сугышлар кабынмасын”.

Ә бит тынычлык солдатлары арасында илебез бөтенлеге һәм иминлеге өчен гомере белән түләгән Виктор Сергеев кебек сроклы хәрби хезмәттәгеләр дә аз түгел.

Бүгенге көндә Россиягә янаган куркынычка зур ныклык белән каршы торучы махсус операциядәге чын ир-егетләр дә шул ук тынычлык солдатлары. Тынычлык урнашып, якыннарына аларны исән-сау килеш кочакларына алырга язсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев