Икмәк белән җыр янәшә
Хәбәрләр

Икмәк белән җыр янәшә

Зәй районы кырларында игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен киеренке көрәш бара.

Һава торышының матур торган һәр сәгатеннән нәтиҗәле файдаланып калырга тырыша игенчеләребез. Ә район мәдәният хезмәткәрләреннән торган автоклуб хезмәткәрләре үзләренең җыр-биюләре белән аларның эшләренә дәрт-дәрман өсти. Күптән түгел  алар «Үрнәк» хуҗалыгы хезмәтчәннәре  алдында чыгыш ясадылар.
Мәдәният хезмәткәрләре килгәч, басу тагын да җанлана төште. Комбайнчылар, икмәкне ындыр табагына ташучы  шоферлар - барысы да тамак ялгарга  тукталып, концерт карарга җыелды. Басу киңлекләре буйлап моң таралды. Валерия Трофимова, Роза Кузьмина, Николай Бухаров, Ольга Трофимова башкарган җырларны тыңлый-тыңлый тамак ялгап алганнан соң, комбайнчылар янә эшкә кереште.

"Зәй офыклары"


Нет комментариев