Июньдә һава торышына бәйле аномалияләр булмаячак
Хәбәрләр

Июньдә һава торышына бәйле аномалияләр булмаячак

Июнь аенда Татарстанда һава температурасы һәм явым-төшем күләме климатик норма чигендә булачак. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җәйнең беренче аена шундый фаразы белән уртаклашты.

Синоптиклар искәрткәнчә, Татарстанда нормаль уртача айлык температура – 17,8 градус, Казанда 18,3 градус тәшкил итә. Бу хакта «Татар-Информ» хәбәр итә. 

Июнь аенда төбәк өчен климатик явым-төшем нормасы – 60 миллиметрга, республика башкаласы өчен 57 миллиметрга тигез.

Элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе 1-4 июньгә һава торышын фаразлаган иде. Әйтик, Татарстанда җәйнең беренче көнендә яшенле яңгырлар фаразлана, ә термометрның терекөмеш баганасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев