Июль ахырына халык сынамышлары
Яңгыравыклы күк күкрәү — тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе — коеп яуган яңгырга.
22 июль кара җиләк уңса — суык кышка.
23 июль — әгәр каен яфраклары агачның очыннан саргая башлый икән — иртә көзгә. Астан өскә таба саргая башласа, көз озак килер.
24 июль — яңгыравыклы күк күкрәү — тыныч яңгырга, гөрелдәвеклесе — коеп яуган яңгырга.
25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр.
26 июль кичендә черкиләр котыра икән — гөмбә уңышына.
27 июльдә яңгыр яуса, тагын 7 көн явачак.
28 июль — иртәдән коеп яңгыр яуса, эссе көнгә. Кичен томан төшсә, иртән яңгыр явар.
29 июль яңгырлы икән, алдагы ике-өч көн дә юеш булыр. Тилгәннәр очып уйнаса, эссе көннәргә ишарә.
30 июль — көз июльнең соңгы һәм августның беренче көне кебек булыр. Бу көнне яшен булса, көз яңгырлы, кыш буранлы килер.
31 июльдә көн эссе булса, декабрь суык булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев