«Игәнә»ле Ләке авылы
Сарман районының Ләке авылының «Игәнә» халык фольклор ансамбле Республикабызның иң актив керәшен коллективларының берсе булып тора. 50 елга якын тарихы булган коллектив күп кенә конкурс-фестивальләрнең лауреаты.
Ләке авылы керәшеннәрнең борынгы традицияләрен саклап, үзгә бер мохит тудырып яшәп яткан авыл. Монда 1974 елда «Игәнә» фольклор ансамбле оеша. Ансамбльне оештыручы — Роза Аксакова була. Коллектив оешкан елларда «Әйдә-әйдә, кайда-кайда, әйдә барыйк урманга» җырулары белән бар Республикага таныла.
2005 елдан бүгенге көнгә кадәр ансамбльнең җитәкчесе — Асанова Раилә, ә хормейстеры — Набиева Халида. 2005 елда «Игәнә» фольклор ансамбленә «Халык ансамбле» исеме бирелә.
Коллективта музыканы, фольклорны яратучы актив, инициативалы кешеләр шөгыльләнә. «Игәнә» коллективы иҗат белән рухландырылган төрле яшьтәге кешеләрдән тора. Аларны үз халкының традицияләренә һәм җырларына мәхәббәт берләштерә.
«Игәнә» халык фольклор ансамбле Сарман районында гына түгел, Республикада, аннан читтә дә билгеле коллектив. Районда, Республикада узган бәйрәмнәрдә, фестиваль-конкурсларда актив катнашалар, үзләренең матур чыгышлары белән тамашачыларны сөендереп торалар.
Ансамбльның төп максаты булып милли керәшен костюмнарын, җыруларын, биюләрен, уеннарын, бәйрәмнәрен һәм йолаларын яңарту, тамашачыга җиткерү һәм киләчәк буынга тапшыру тора.
«Игәнә» халык фольклор ансамбле репертуарында: «Сагыныплар килдек», «Эх, тугай, тугай», «Станок», «Керәшен такмаклары», «Аппакай, алмакай», «Туганай», «Түгәрәк уен», " Сарпинка күлмәккәем«, «Француз яулык», «Игәнә» кебек җырулар бар.
1988 елда коллектив Мәскәүнең меңьеллыгында, Казан шәһәрендә «Яфрак бәйрәме», «Туй куренеше» программалары белән Татарстан Республикасы суверенитетының «биш еллыгында» һәм «ун еллыгында» чыгыш ясый. Шулай ук, ансамбльнең репертуарында «Май чабу», «Олы көн», «Кичке уен», «Йөзек салу» һ. б. театральләштерелгән йола-күренешләре бар. «Игәнә» халык фольклор ансамбле һәрдаим яңа репертуар, яңа идеялар өстендә эшли.
Әлеге коллектив күп кенә конкурс-фестивальләрнең лауреаты. Алар арасында:«Түгәрәк уен», «Казан сөлгесе», «Балкыш», «Питрау», «Җәмле Җураш буйларында», «Алтын майдан» һ.б. фестивальләр бар.
30 октябрьдан 5 ноябрьга кадәр Төньяк Осетия Республикасы Владикавказ шәһәрендә узган «Алтын Майдан. Алания» инклюзив фестивалендә «Игәнә » халык фольклор ансамбле бик яхшы күрсәткечләргә иреште, зур җиңүләр яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев