Бу максаттан, 2024 елга кадәр 22,3 миллиард сум акча тотырга җыеналар.
Иделне «Савыктыру» — федераль проект, аның төп максаты пычрак агынты суны киметү юлы белән суның сыйфатын яхшырту. Моның өчен Татарстанда 13 чистарту корылмасы төзү һәм булганнарын реконструкцияләү, шулай ук, Иделгә куркыныч яный торган ике зарарлы объектны юкка чыгару күздә тотыла. Республиканың экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат-хезмәте «Аргументы и факты» атналыгына шул хакта хәбәр иткән.
Ә инде Иделне «савыктыру» проектына килгәндә, аны тормышка ашыру өчен 2024 елга кадәр биреләчәк 22,3 миллиард сум акчаның 15,5 миллиарды — Россия бюджетыннан.
Нет комментариев