Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшел Үзәннән карендәшебез Эльвира Бачкова күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Эльвира Васильевна чыгышы белән Мамадыш районының Владимир авылыннан. Казан дәүләт педагогика университетын тәмамлаган.

Яшел Үзән районының Әйшә урта мәктәбендә Туган ( татар) тел һәм әдәбият укытучысы булып 29 ел эшли. Шулай ук Әйшә урта мәктәбендә күп еллар милли укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын башкара. Күп тапкырлар Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары, бүләкләренә лаек булган, үз эшен яратып башкарган укытучы. Аның тормыш девизлары: “Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр”,  “Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.

Шушы көннәрдә генә узган Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә Эльвира Бачкова Татьарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

“Безнең рус мәктәбе, шулай булуга да карамастан, татар телендә бик күп чаралар оештырыла. Оештыручы һәм үткәрүчесе, әлбәттә, үзем. Мәктәбебездә татар язучылары, "Сабантуй", Көмеш кыңгырау", " Яшел Үзән" газеталары һәм журналлары хезмәткәрләре белән очрашулар үткәрәм. "Яшь каләмдәш", "Күңелле сәхнә" түгәрәкләренең җитәкчесе дә әле мин.  "Яшь каләмдәш" түгәрәгендә укучыларым белән язма сөйләмгә – газета-журналларга мәкаләләр язарга өйрәнәбез. Укучыларымның иҗат җимешләре республикада чыга торган балалар газета-журналларында урын ала. Ә "Күңелле сәхнә" түгәрәгендә укучылар белән спектакльләр куярга өйрәнәбез. Ел саен республикабызда балалар һәм яшүсмерләр өчен “Сәяр” фестивале үткәрелә. Без анда ел да катнашабыз, дәрәҗәле урыннар яулыйбыз. Укучылар түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. Чөнки нәтиҗәләрен күрәләр. Туган телдә матур итеп сөйләшергә, сәхнә культурасына өйрәнәләр. Максатыбызга ирешү өчен театр артистлары белән очрашулар оештырабыз. Шунысы нык сөендерә: үзем укытып чыгарган балалар белән очрашканда, “безнең белән шулкадәр актив эшләдегез, күп нәрсәгә өйрәттегез” диләр. Бүген дә шушы активлыкны югалтмаска, телебезне-традицияләрне өйрәтүгә зур игътибар бирергә тырышабыз. Укучылар ел саен олимпиадаларда катнашып, призерлар булалар, югары уңышларга ирешәләр. Үз эшебезнең нәтиҗәсен күргәч, тагын да күңелле, тагын да дәртләнеп эшлисе килә”,– дип сөйләде Эльвира Васильевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев